Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Саба мөхтәсибәте район социаль яклау идарәсе белән берлектә кайгыртуга мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен җәйге бәйрәм уздырды

Балачак бер генә! Һәр бала аның ямен, тәмен, рәхәтен тоеп, мохтаҗлыкны белмичә үссен иде, диләр оештыручылар

Чара  Саба җәмигъ мәчете биләмәсендә Иләбәр авылы мәчете имамы Рушан хәзрәт Гыйльмановның балалар өчен махсус әзерләнгән, дин нигезләре, дуслык, әти-әниләргә, якыннарыңа карата рәхим-шәфкатьле булу турында күркәм  вәгазе белән башланып китте.

  Мәйданга җыелучыларны Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, район социаль яклау бүлеге    начальнигы Лилия Гайнетдинова, "Балкыш" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Дәүләтшин сәламләде. Чыгыш ясаучылар бәйрәмгә килүчеләрне Балаларны Халыкара яклау көне белән котладылар, һәркемгә күңелле ял итәргә, спорт уеннарында актив катнашырга, яңа уку елына яңа көч тупларга чакырдылар.

  Бирегә ул көнне 30га якын бала чакырылган иде. Алар арасында тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, кечкенәдән язмыш сынавы аша узган, әби-бабай тәрбиясендә үсүчеләр дә бар. Оештыручылар мәйданда күптөрле уеннар тәкъдим итте. Балалар чүлмәк ваттылар, таяк тартыштылар, эстафета ярышларында көч сынаштылар.Уеннарда катнашучыларга район иганәчеләре ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.  Иң күңеллесе -лотерея уйнату булды. Призлар арасында уенчыклар белән бергә электр чәйнекләре, савыт-саба, шулай ук телефон өчен «зарядка җыйдыргыч», тавыш көчәйткеч «колонка»лар да бар иде. Һәр бүләкне балалар сөенеп, рәхмәт әйтеп кабул итеп алдылар.

   Ярышлар төгәлләнгәннән соң балалар икенче мәйданга, ачык һавада әзерләнгән табын артына җыелды. Балаларны учакта пешкән пылау, камыр ризыклары, татлы эчемлекләр, җиләк-җимеш белән сыйладылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев