Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба муниципаль районы хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Чемпионат (Район этабы)

2019 елның 21 мартында Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсенең спорт комплексында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм 2019 елгы сезон ИП хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының финал уеннары узды (Район этабы).

Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов; Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Рашат улы Ишниязов; Шәмәрдән ЛПУМГ начальнигы Ришат Габделиксанович Нурисламов; финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Шамсун Акберович  Сунгатов һәм Татарстан Республикасының атказанган юристы Рифат Рафаэль улы Закиров катнашты.

Нәтиҗәләр:

Иң яхшы уенчы номинациясендә бүләкләнде:

Хасанова Алсу  Муниципалы командасы;

Смирнова Карина ФБП 1 командасы;

Башарова Снежана Яшьлек командасы;

Шарафиева Алсу  ШЛПУМГ командасы.

1 урын - "ШЛПУМГ" командасы;

2 урын – "Яшьлек " командасы;

3 урын – "Муниципалы" командасы;

4 урын – "ФБП 1" командасы.

 

Татарстан Республикасының атказанган юристы Закиров Рифат Рафаэль улының волейболга бирелгәнлеге өчен махсус приз белән Муниципалы командасы уенчысы Хабибуллина Чулпан бүләкләнде.

 «Иң кыйммәтле уенчы» номинациясендә ШЛПУМГ команда уенчысы Шарафиева Алсу бүләкләнде.

Шулай ук Рифат Рафаэль улы призы белән волейбол үсешенә зур өлеш керткән өчен Сунгатов Шамсун бүләкләнде;

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

Җиңүчеләргә һәм призерларга безнең котлауларыбыз!

Фото: http://saby.tatarstan.ru/

http://saby.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев