Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов президент сайлауларында үз тавышын бирде

Башкарма комитеты җитәкчесе «Саба-Арена»да урнашкан 2486 номерлы сайлау участогында тавыш бирде.

 Сайлауның икенче көнендә дә биредә  зур активлык сизелә. Участокта 1532 кеше теркәлгән. Сайлау комиссиясе рәисе Марат Заһидуллинның әйтүенә караганда,  сәгать 10га барлык сайлаучыларның 60 проценттан артыгы  үз тавышын биреп киткән. 

Әлеге участокта Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов та үз тавышын бирде.

  "Президент сайлауларында катнашуны һәрберебезнең изге бурычы дип саныйм, чөнки илебезнең киләчәге өчен тавыш бирәбез. Илебезнең һәр төбәгендә үзләренең социаль-икътисадый үсешен булдырырга мөмкинлекләр бар: милли проектлар  һәм федераль программалар эшләп килә. Безнең республика да әлеге программалардан читтә калмый, аны куллану буенча Татарстан лидерлар рәтендә. Бу программалар буенча районыбызда да күп эшләр башкарыла. Иң зурларына килгәндә, бүгенге көндә районыбызда зур проект гамәлгә ашырыла: Сабада кан тамырлары авырулары үзәге төзелә башлады. Моңарчы райондашларыбыз кан системасы, йөрәк авырулары белән читтә дәвалансалар, хәзер мондый авыруларны үзебездә кабул итеп булачак. Шуңа күрә илебездәге мондый күркәм үзгәрешләрне булдыру үзебездән тора, киләчәгебезне якты, матур итеп күзаллыйсыбыз килсә, сайлауларда актив рәвештә үз тавышыбызны бирергә тиешбез",- диде башкарма комитет җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев