Саба районы яшьләре «Әйт» шоу конференциясендә катнаштылар
Әлеге проект Татарстандагы яшь буынның сәламәтлеген кайгыртуга юнәлтелгән
8 август көнне Саба районы яшьләре, Арча шәһәрендә физик һәм психологик сәламәтлек буенча оештырылган, "Әйт" шоу конференциясендә катнаштылар.
Әлеге проект Татарстандагы яшь буынның сәламәтлеген кайгыртуга юнәлтелгән.
Катнашучыларга психология һәм физик активлык өлкәсендә экспертлардан төрле мастер-класслар, тренинглар тәкъдим ителде.
Һәр кеше үзенең сәламәтлеген тикшертеп, табиблардан кызыксындырган сорауларга җаваплар, киңәшләр алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев