Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районында да көн саен 15-20 кешегә короновирус диагнозы куела

Кешеләрне битлектән йөрергә мәҗбүр иткән йогышлы чир беркая да китмәде

Вәз­гыятьне исәпкә  алып,  Татарстанда коронавируска каршы көрәш оператив штабы эшен яңадан башлады. Ә  иң нәтиҗәле профилактика чарасы булып  вакцина кала. Соңгы арада халыкның аңа булган мөнәсәбәте үзгәрде. Күпләр, чирне йоктырган очракта да, прививкалы килеш  аны җиңелрәк уздырасын аңлый. Саба районында  3442 кеше кабаттан  вакцинация  ясаткан инде. Соңгы  вакытта  вакцинаның борынга тамыза торганы да барлыкка   килде. Ул шул ук Спутник V" инде, аңа бары тик борынга сиптергеч – атомайзер гына куела. “Безгә 220 данә атомайзер  кайтты. Аны стерильләштереп яңадан кулланырга була. Борынга  сиптергәндә сулыш органында  ук инфекция кермәс өчен җирле иммунитет барлыкка килә. Борын аша вакцина кертү авырттырмый торган, гади ысул булып санала, ул инъекция энәсе белән җәрәхәтләнүдән саклый. Шулай  ук хастаханәгә гриппка  һәм ОРВИга  каршы 6441 доза  вакцина  кайтты һәм тагын тулылануын  көтәбез. Бер үк вакытта (бер көндә)  гриппка да һәм коронавирус  инфекциясенә каршы яңа  төрдәге прививка да (интраназаль яки парентераль кертү  юлы аша) ясарга рөхсәт ителә.  Берсен генә ясаткан  очракта икенчесен  алуны  бер ай  көтәргә туры   киләчәк. Грипп сезоны октябрьдә, гыйнварда да килергә  мөмкин. Вакцинадан  соң организмда  саклагыч  механизм барлыкка  килсен  өчен 2 атна чамасы вакыт  кирәк. Шуңа  күрә  алдан профилактика  чарасын   күрик”,–  диде үзәк хастаханәнең баш табибы  урынбасары  Гөлназ Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев