Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба район балалар китапханәсенең “Любознайки” клуб берләшмәсенә йөрүче укучылар өчен «Дорожный калейдоскоп» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде

Җәйге каникуллар якынлаша. Димәк укучыларга кабат юл иминлеген кабат искә төшерү аеруча мөһим. Шул уңайдан,19нчы май көнне Саба район балалар китапханәсенең “Любознайки” клуб берләшмәсенә йөрүче укучылар өчен «Дорожный калейдоскоп» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Чарада ЮХИДИ хезмәткәрләре Насыйбуллин И.Д. һәм Ягафарова Г.Н. катнашты.

Танып-белү сәгате “Знай.Помни.Соблюдай” китап күргәзмәсенә күзәтү ясау белән башланып китте. Илнур Насыйбуллин “Юлларда куркынычсызлык” темасына чыгыш ясады, ә Гүзәл Ягафарова укучылар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрде. Укучылар бердәм, актив булып  светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәләре буенча биремнәрне үтәделәр, пазллар  җыйдылар. Чара ахырында укучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев