Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба район үзәк китапханәсе конкурс игълан итә

Әбрәр Каримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе үз укучылары өчен онлайн эшләвен дәвам итә. Китапханәнең инстаграм челтәрләрендә (@sababiblioteka) барлык теләүчеләр дә күптөрле мәгълүмат һәм иң мөһиме китаплар белән таныша алалар , шулай ук китапханәнең инстаграмм челтәләренә куелган кинофильмнар , балалар өчен мультфильмнар белән файдалана алалар.

Моннан тыш, Саба район үзәк китапханәсе үз укучылары өчен онлайн проектлар башлап җибәрде. 
 Хөрмәтле китап укучылар, татар драматургы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тулуга багышланган «Йөрәк янар өчен бирелгән» акциясендә катнашырга тәкъдим итәбез. Катнашучылар язучының әсәрләреннән өзекләр укып, чыгышларын инстаграмм социаль челтәрләрендә #сабатуфанныукый хештеге астында урнаштыралар. Акция нәтиҗәләре буенча оештыручылар укучылардан килгән видеороликлардан видеофильм ясарга планлаштыра. 
 Шулай ук халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне якынлаша. Һәм Саба район үзәк китапханәсе конкурс игълан итә. Конкурсның төп шартлары, сезгә бары тик Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләгәнне видеога төшереп #сабатукайныонытмый хештеге астында урнаштырырга кирәк. 
 Барлык конкурсларның нәтиҗәләре карантин яллары бетү белән игълан ителәчәк. 
 Хөрмәтле китап укучыларыбыз яллар дәвам итә, ләкин без бер дә күңелсезләнмик ,чараларда актив катнашыйк.

Мәгълүмат район сайтыннан алынды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев