Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Саба районының 90 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган әңгәмә һәм рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар туган як турындагы хикәяне игътибар белән тыңладылар, кызыксындырган сораулар бирделәр, аннары бу темага рәсем ясадылар. Бер атнадан конкурска йомгак ясыйбыз.
Фото: saby.tatarstan.ru
Чыганак: saby.tatarstan.ru


Нет комментариев