Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба Сабантуенда кунаклар ярдәме белән 15,5 метр озынлыгында “Косичка” сыры үрелде [+фото, видео]

Сабантуй күргәзмәлекләре арасында  “Миңлебай” сыр кайнату предприятиесе үткәргән  гастрономик шоу да үзенең программа төрлелеге белән җәлеп итте.

Биредә Сабантуй кунаклары ярдәме белән 15,5 метр озынлыгында “Косичка” сыры үрелде. “Сабантуйга Балык Бистәсеннән килдек. Мондый тамашаны беренче күрүем, шуңа да катнашып карарга уйладык. Мондый рекордка безнең өлешебез дә керсен”, - дип уртаклашты сыр үрүче бер ханым.  Фестивальнең икенче зур рекорды – 5 килолы  “Бү­ләк” (Качоковалло) сыры ясала башлап, өлгереп бетсен өчен 1 елга, ягъни киләсе Сабантуйга кадәр  махсус саклау урынына куелды.

Барлык кунаклар бушка гына Янмас (Халуми) сырыннан һәм моцарелладан  ясалган данлыклы “Капрезе” салатыннан да авыз итә алды. “Саба халкы бик кунакчыл, актив икән, кечкенәләрдән алып өлкәннәргә кадәр безнең тирәдә кайнашты, безгә теләктәшлек күрсәткән сабалылырга һәм Сабантуй кунакларына зур рәхмәт. Киләсе Сабантуйларында да исән-имин күрешергә язсын!”- дигән хисләрен җиткерде гастрономик шоуның төп оештыручысы, “Миңлебай” фермер хуҗалыгы җитәкчесе Чулпан Миннебаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев