Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар мәктәп-интернатында һәм өй шартларында торып белем алучылар өчен бәйрәм чарасы

5нче декабрь көнне Саба сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар мәктәп-интернатында һәм өй шартларында торып белем алучылар өчен Психологик үзәк базасында бәйрәм чарасы үтте.

Биредә Мәгариф идарәсе,  Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге  хезмәткәрләре тарафыннан балалар өчен шашка, күңелле стартлар буенча ярышлар оештырылды, Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүчеләр куйган тамаша каралды, төрле уеннар үтте.  Ярышлар, уеннарда балалар бик теләп катнаштылар, үзләренең кул эшләреннән күргәзмә тәкъдим иттеләр.

Әлеге чара уңаеннан  Район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре әзерләгән бүләкләрне бик шатланып кабул иттеләр.

Фото: http://saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев