Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы белгечләре кошлар өчен 170 ясалма оя элделәр

"Мондый эшләр кошларны җәлеп итү, аларның санын һәм төрлелеген саклап калу, шулай ук урманнарны корткычлардан саклау максатында үткәрелә", – дип аңлатты урман хуҗалыгының урманны саклау һәм яклау буенча инженеры Зоя Мултанова.

"– Кошларга һәркем ярдәм итә ала, әмма берничә кагыйдәне исәпкә алырга кирәк. Ясалма ояны тын гына урында биеклеге 4 метрдан һәм аннан да югарырак булган агач кәүсәсенә эләргә киңәш ителә. Гадәттә, аны җәй көне көнчыгыш яки көньяк-көнчыгышка таба урнаштыралар. Ояның агачның күләгәле түбәсендә урнашуы бик мөһим, әмма аның алгы стенасы янында ерткычларга ояга керергә булыша торган ботаклар калмаска тиеш".

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев