Сабада җәяүле катнашында чыккан юл һәлакәтендә кем гаепле?
4 сентябрь кичендә Байлар Сабасының Тукай урамында юл-транспорт вакыйгасы булды.
“Лада Калина” машинасын йөртүче 1964 елгы ир-ат юлның йөрү өлешенең уң ягыннан барган, киемендә яктылык кайтаргыч элементлары булмаган пенсионер хатын-кызны бәрдерә.
РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4.1 пункты җәяүлеләрнең түбәндәге бурычларын билгели: җәяүлеләр тротуарлар, җәяүлеләр сукмаклары, велосипедта җәяүлеләр сукмаклары буйлап йөрергә тиеш, ә алар булмаганда – юл кырыеннан. Зыян күрүче хастаханәдә табиблар тикшерүеннән соң өенә кайтарып җибәрелә.
Хәзер караңгы көннән-көн тизрәк төшә. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булуы машина йөртүчеләргә җәяүлеләрне ерактан күреп алырга мөмкинлек бирә. Руль артында баручылар да урамнарда кеше кадәр кешене автомобильнең уты яктысында күрерлек сизгер хәлдә булырга тиешләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев