Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада әти-әниләр БДИ тапшырды

22 мартта «Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне» Бөтенрәсәй чарасы үтте

Гаилә елы уңаеннан әлеге акция быел  беренче тапкыр әти-әнинең икесенең бергә  катнашында оештырылды.

Әлеге чара  ата-аналарга үз тәҗрибәсе аша БДИ кагыйдәләре, аны үткәрү үзенчәлекләре, би­ремнәре белән танышу, аларны үз балаларына аңлату, азмы-күпме күңел халәтләрен тоемлау,  имтиханнар алдыннан дөрес әзерләнү максатыннан оештырыла. Нәкъ менә шуңа күрә “Рособрнадзор” 8нче ел рәттән имтиханнарны ата-аналар өчен дә үткәрә. Саба гимназиясендә оештырылган им­тихан алдыннан  әти-әниләр дә нәкъ балалары кебек үк тер­кәл­деләр, шәхси әйберләрен, те­лефоннарын тапшырдылар, металл эзләгеч аша үттеләр. Саба районының БДИ үткәрү буенча 4501 пункты техник белгече Фидан Хафизов  әти-әниләргә им­тихан бирү тәртипләрен, сынау барышында ничек контроль алып барылуын, ә оештыручылар  документларны дөрес итеп тутыру тәртибен аңлаттылар. Тарих фә­неннән үткән сынау имтиханында ул көнне 13  гаилә катнашты.

“Әлеге  акциядә  ел саен актив катнашабыз. Быелгысының үзгәлеге шунда – Гаилә елы уңаеннан барлык мәктәпләрдән дә  11 сыйныф укучыларының әти-әниләре катнаша.   Бу  уку елында  районыбызның 129 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИ тапшырачак. Бердәм дәүләт имтиханнары системасына бер яңалык кертелү өстендә эш алып барыла: укучы үзенең җыйган баллары белән килешмичә, БДИ нәтиҗәләреннән  канәгать түгел икән, бер имтиханын  кабат бирү мөмкинлеге тудырылачак. Имтиханга әзерләнү бик күп көч һәм тырышлык сорый. Укытучылар әзерлек процессында, сез, әти-әниләр, психологик яктан аларга  зур  терәк булганда Бердәм Дәүләт имтиханнары уңышлы узар дип ышанабыз”, – дип ачыклык кертте  район мәгариф  ида­рәсе  методисты  Гөлназ   Галиева.

Гаилә елы уңаеннан ЗАГС бүлеге мөдире Гөлнар Шәфыйкова да әлеге  чарада катнашып, гаилә бе­лән балага теләктәшлек бел­де­рүнең бик яхшы гамәл булуын хуплады һәм гражданлык хә­ле актларын теркәү бүлеге эш­чән­легендәге яңалыклар белән та­ныштырды.  Имтихан төгәл 1 сә­гать дәвам итеп,  әти-әниләр бу акциягә бик житди карадылар.

“Улыбыз Наил быел Эзмә урта мәктәбен тәмамлый. Укучыларның  имтихан вакытында үз-үзләрен  тотышларын,   эчке кичерешләрен күзаллау  өчен  бүген шушы чарада катнашабыз.  Үзебез  дә  имтиханны уңышлы үтәрбез дип  уйлыйбыз. Чөнки икебез дә укытучылар,   гомер буе шушы өлкәдә  кайнаган кешеләр. Бердәм дәүләт имтиханнары барлыкка килгәннән бирле укучыларны сынауларга әзерлибез. Тәртипләре безнең өчен таныш булса да,  соңгы елларда  имтиханнар тапшырмагач, бераз читтәрәк тә калганбыз. Уен гына кебек булса да, барыбер  шушы документларны тутырганда  укучыларның  язмышлары хәл ителгәнлеге күңелгә кереп кала. Кайбер яңалыкларны ишеттек,  имтиханнарның структуралары  үзгәргән. Кайткач, бергәләп фикерләшеп,  нәтиҗәләр чыгарырбыз дип уйлыйбыз”, – диләр  Эзмә мәктәбеннән  Раилә һәм Зөфәр Йосыповлар.

Әлбәттә,  аларга имтихан җиңелләрдән бирелде. Әлеге акция әти-әниләргә балаларының хис-кичерешләрен тоемлау  белән бергә, үзләрен тарих өлкәсендә сынап карау мөмкинлеге дә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев