Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада беренче сайлаучыларга бүләк тапшырдылар (фоторепортаж)

Сайлау- 2024

  Гимназиядә урнашкан 2484 номерлы сайлау участогы янында сәгать 8 тулганчы ук шактый  халык җыелып өлгергән иде. Төгәл вакыт керүгә, сайлаучылар эчкә юнәлде. Әлеге участокта барлыгы  1195 кеше теркәлгән. Гражданлык бурычын үтәргә килүчеләрне  участок сайлау комиссиясе рәисе Айгөл Хәнәфиева каршы алды, кыскача гына тавыш бирүнең тәртипләре белән таныштырды.  Иң беренче сайлаучылар Сабада яшәүче Мәдехия һәм Илдар Фәйзерахмановларга  махсус бүләк тапшырылды.

Сайлауга гаиләләре белән килүчеләргә «Бөтен гаилә белән - сайлауга» дип язылган махсус беләзекләр тапшырылды. Мондый беләзеккә ия булучы сайлаучылар фотога төшеп  конкурста катнаша ала.  Моның өчен #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хештегы белән фотоны «ВКонтакте» социаль челтәренә генә урнаштырырга кирәк.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев