Сабада яшәүче Һаҗәр Фатыйхованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Саба шәһәр башлыгы Расих Хәсәнов, Сабаның «Шатлык» балалар бакчасы хезмәткәрләре тәбрикләп, иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Фатыйхова Һаҗәр Тимергали кызы Саба районы Туктар авылында сигезенче бала булып дөньяга килә. Туган авылында 4 класс, Килдебәк авылында 3 класс-барсы 7 класс белем ала. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. 1952 елның апрелендә торф чыгарырга китә. Аннан кайткач Яшел Үзән шәһәрендә төзелештә, 1954 - 1961елларда Сабаның икмәк пешерү заводында икмәк пешерүче булып хезмәт куя. Шуннан Сабаның хәзерге 1 нче номерлы “Шатлык” балалар бакчасында 30 елдан артык эшләп лаеклы ялга чыга. Һаҗәр Тимергали кызы кайда гына хезмәт куйса да, коллективта аны туган җанлы, ярдәмчел, туры сүзле, тырыш булганы өчен яраталар, хөрмәт итәләр. Чөнки ул үз эшен һәрчак намус белән башкара.
1958 нче елда Саба егете Котдус Йосыф улы белән гаилә корып, ике малай, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, 2006 нчы елда, Котдус абый гүр иясе була.
Бүгенге көндә Һаҗәр Тимергали кызы тыныч тормышка куанып, булганына шөкер итеп, төпчек малае Ильдус, килене Суфия тәрбиясендә Байлар Сабасында гомер кичерә. Барлык балаларының, 6 оныгы, 8 оныкчыгының хөрмәтен тоеп, аралашып, аларның һәммәсенә хәер-догаларын кылып яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев