Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада «Милләт яме -йола, бәйрәмнәрдә!» фестивален йомгакладылар (фоторепортаж)

Кичә район мәдәният йортында 2023- Милли мәдәниятләр һәм Гореф гадәтләр елы уңаеннан Саба районы авыл җирлекләре һәм оешма-предприятиеларе арасында узган фестивальнең гала концерты булды

Фестивальдә катнашучыларны район башлыгы Рәис Миңнеханов сәламләде һәм призлы урын яулаган коллективларны тәбрикләп үтте. Концертның икенче өлешендә тамашачыларга фестиваль кысаларында иң яхшы чыгыш ясаган 6 коллектив үзләренең милли йолалар буенча әзерләгән концерт номерларын тәкъдим иттеләр.

 Фестиваль барышында ел дәвамында халкыбызның  50  йола-бәйрәме сәхнәләштерелде, иҗади-эзләнүләр аша халыкка тәкъдим ителде. Тамашачыларга рус, удмурт халык йолалары да күрсәтелде. Районыбызга багышлап язылган җырлар барланды. Бу конкурста  60 оешма-предприятие, учреждение һәм алардан 1450 кеше катнашып, чараны 4800 кеше тамаша кылды. Бәйрәмгә һәр коллектив зур җаваплылык белән әзерләнде. 

Альмира Мәүлетова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев