Сабада районыбыз волонтерлары өчен Коръән мәҗлесе узды
Саваплы чарага районыбыз авылларыннан 100дән артык волонтер чакырылган иде
Бүген Сабада районыбыз волонтерлары өчен Коръән мәҗлесе үткәрелде. Саваплы чара “Сабантуй” мәдәни- спорт комплексында узды. Олы йөрәкле, үзләрен игелекле эшкә багышлаган хатын-кызларыбыз белән очрашуга Казаннан мәртәбәле кунаклар - "Россия Мөселман хатын-кызлары берлеге" бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе,ТР Диния Нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина һәм мөслимәләр берлегендә төрле юнәлештә эшләүче урынбасарлары килде. Кунаклар иң элек “Солдатка -аш” гуманитар ярдәм күрсәтү штабында булдылар, андагы эш барышы белән таныштылар. Биредә ватандашларыбыз өчен чираттагы гуманитар йөкне озатуга әзерлиләр иде. Эш барышы белән штаб җитәкчесе Гөлнара Фәтхерахманова таныштырды. Волонтерлар Әнисә Гаффарова, Люция Нәбиуллина килгән ярдәмнең җыелу, урнаштыру тәртибен аңлаттылар, солдатларга китәсе ризыкларның ничек әзерләнүен сөйләделәр. Кунаклар биредә хезмәт куючыларның тырышлыкларына, йөрәк җылысын биреп башкарган олы хезмәтләренә соклануларын белдереп, ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Мөслимәләр Сабаның “Тынычлык” һәм үзәк җәмигъ мәчеттә булдылар, уку классларын карадылар, дини укулар барышы белән дә таныштылар.
Волонтерлар өчен оештырылган Коръән мәҗлесендә дә мөхтәрәм хатын-кызларыбызга күп рәхмәт сүзләре яңгырады. Лесхоз мәчете имамы Әхмәд хәзрәт Сафин кешеләргә игелек кылып яшәү, сәдака әҗеренә кемгәдер акча биреп кенә түгел, башка саваплы эшләр башкарып та ирешергә мөмкинлеге һәм мөселманның олуг сыйфаты -сабырлык турында вәгазь сөйләде. Гөлнара ханым Фәтхерахманова волонтерларның һәркайсын үз әнисе кебек якын күрүен, алардан тормыш мәктәбенә өйрәнүен яшермәде. “Хәзер безнең зур командабызда 300дән артык кеше бар, һәркайсы турында аерым сөйләрлек, кемдер кием, кемдер матрац тегә, аш-су әзерли, челтәр үрә...Хәтта эшләп аргач тәмләп чәй эчертүче Земфира апабыз да бар. Зөлфия, Әлфинур, Әкълимә, Эльмира, Резеда апалар... Һәр кеше артында тарих, олы хезмәт, игелекле эшләр ята. Һәр авылда үзебезнең кураторлар бар. Хәзер бер-беребезсез яши дә алмыйбыз кебек. Киләчәктә, дөньялар тынычланып, бу сугышлар туктагач, бу апаларыбыз турында документаль фильм булыр дип ышанам һәм олы рәхмәт хисләремне белдерәм”,- диде.
ТР Диния Нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина иң элек сабалыларга мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен җиткерде. “Сабаның гуманитар ярдәм штабында булып искиткеч олы эш башкаруыгызны күрдек. Хезмәтегез бәяләп бетергесез. Сезнең йөрәк җылысы, шифалы кулларыгыз белән әзерләнгән ризыклар яу кырындагы улларыбызга, газизләребезгә дога булып барсын, җаннарына шифа бирсен, гәүдәләренә көч-сихәт өстәсен, барысы да туган йортларына исән имин-кайтсын дип дога кылабыз”,-дип, ихлас теләкләрен белдерде.
Төбәк авылыннан свода газиз улын һәм туганнан туган энесен югалткан Гөлия ханым Дәүлиева чыгышын әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтүдән башлады. ”Мондый ял чаралары безгә бик кирәк, борчулы заманда яшибез, шушындый авыр вәзгыятьтә дә халыкның бердәм булуы көч бирә. 2022 елда гуманитар ярдәм җыю эшенә тотындык, башта егетләребезгә кирәк-яракны өйләрдән җыеп йөрдек, госпитальгә әйберләр тупладык, токмачлар кистек, аннары шәмнәр өчен банкалар әзерләдек, маскировка челтәрләре үрә башладык. Бу изге эшкә өлкәннәр кушылды, 70-75 яшьлек апаларыбыз да кайнашканда ничек читтә каласың?! Улыбызны югалтканга ел ярым булды, бик авыр хәлләр кичердек, әле гәүдәсен дә алып кайтып җирли алмадык. Аллаһы Тәгалә безгә күрәчәкне шулай язгандыр инде... Раббыбыз сабыр булырга кушкан, елап та бернәрсә эшләп булмый. Гуманитар ярдәм әзерләүдә көче кергән һәркемгә, штабта безгә һәръяктан булышкан хатын-кызларга, авылдашларыма рәхмәт әйтәсем килә. Аллаһы Тәгаләбез ташламасын безне”-диде.
Әлеге чараның төп оештыручы Гөлсем ханым Миңнеханова да волонтерларның олы хезмәтләрен билгеләп үтте: «Волонтер-ул үз иркең белән ярдәм итү, үз теләгең белән булышу, бушка эшләү дигәнне аңлата. Һәрберегез гаиләле, балаларыгыз, оныкларыгыз бар. Өй мәшәкатьләрегез дә җитәрлек. Сез барысын да читкә куеп, көн саен ярдәмгә ашыгасыз. Аллаһының чиксез рәхмәтләре яусын, эшләгән изгелекләрегез үзегезгә чиксез әҗер-саваплар булып язылсын, сау-сәламәт булыгыз. Илебездә барган бу сугышлар тиз көндә төгәлләнеп, киткәннәр исән-имин әйләнеп кайтсын, инде ахирәткә күчкәннәренең җаннары изгеләрдән язылсын, урыннары җәннәттә булсын. Рәхмәт сезгә! дип җылы теләкләре белән уратклашты.
Мәҗлеснең соңында, үзе дә штабта тугры хезмәт куючы Әлфия абыстай Закирова барлык катнашучылар исеменнән Гөлсем ханымга, Казаннан килгән мәртәбәле кунакларга, Саба мөхтәсибәтенең мөслимәләр берлегенә рәхмәт әйтте, Коръән сүрәләре укып, дога кылды. Аллаһы Тәгалә кабул кылсын. Солдат аналары газиз улларын исән имин көтеп алып, киләчәктә шатлыклы күрешүләр насыйп булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев