Сабада теннис буенча Бөтенроссия шәхси-команда ярышлары башланды
Район яңалыклары

Сабада теннис буенча Бөтенроссия шәхси-команда ярышлары башланды

Тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты

Кичә "САБА АРЕНА"спорт мәктәбендә РСФСРның, ТАССРның атказанган урманчысы Нургали Миңнехан улы истәлегенә өстәл теннисы буенча XX ачык Бөтенроссия шәхси-команда ярышлары башланды. Аның тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Ярышларда катнашырга республикабызның һәм Россиянең төрле төбәгеннән 229 спортчы килде. Ярышлар ике көн дәвам итә.


Нет комментариев