Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Сабада тротуарларны төзекләндерү эшләре төгәлләнү алдында

Төзек юллар – тормышыбыз көзгесе

  Район хакимиятенең төзелеш бүлеге Сабада җәяүлеләр юлларын төзү һәм яңарту программасының уңышлы гамәлгә ашырылуын хәбәр итә. Тротуарларны төзекләндерү эшләре быелның сентябрендә башланган иде. Гомуми озынлыгы 1852 метр тәшкил иткән юлларның: иске брусчатканы демонтажлау эшләре башкарылгантузган һәм яраксыз хәлгә килгән юл өслеге тулысынча җыештырылган, бетон тротуарда иске өслек урынына яңа, нык һәм тигез бетон өслек җәелгән.

 Тротуарларның ныклыгын һәм ышанычлылыгын тәэмин итү өчен сыйфатлы материал — 400 маркалы бетон кулланылган, бу, үз чиратында, конструкциянең ныклыгын һәм интенсив йөкләнешләргә һәм тышкы мохит йогынтысына чыдамлыгын гарантияли. Җәяүлеләр йөри торган юллар Г. Закиров, М. Җәлил, Вахитов, Татарстан, З. Йосыпов урамнарында башкарылган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев