Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада волонтер ханымнар һәм солдат аналары хөрмәтләнде

Районыбызда хатын-кызларыбыз өчен әзерләнгән бәйрәм чаралары инде узган атнадан ук башланып китте. Хезмәт коллективларында, оешмаларда гүзәл затларыбызга төрлечә кадер-хөрмәт күрсәтелә. Шундый күркәм чараларның берсе өченчекөн районыбыз волонтерлары катнашында узды.

  Районыбызда махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезгә гуманитар ярдәм әзерләү буенча берничә юнәлештә эшләүче төркемнәр бар. Анда күпчелекне, хатын-кызлар тәшкил итә. Волонтерлар төркемен оештыручыларның берсе - “Хәят” коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе Гөлнара Фәтхерахманова җитәкчелегендәге хатын-кызлар  “Солдатка-аш” акциясен оештырып, МХО зонасына  кипкән аш әзерләп җибәрүне оештырдылар. Бүгенге көндә хатын-кызлар медицина әсбаплары, кием-салым һәм башка кирәк-яраклар тупланган бокслар әзерләү белән мәшгуль. Моннан тыш госпиталь өчен дә  әйберләр туплана. Шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен киемнәр хәстәрләү эшен дә башлап җибәргәннәр.

    Ул көнне бәйрәм чарасына волонтер ханымнар белән бергә солдат аналары да чакырылган иде.  Иң элек Коръән укып, Аллаһы Тәгаләдән ил-көнәрнең тынычлыгын, яуга киткән егетләребезнең исән-имин кайтуларын сорап күмәкләшеп дога кылынды. Изге эш башкаручы ханымнарга һәм хәрби операциягә улларын озаткан аналарга рәхмәт сүзләрен район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, Саба аграр көллияте җитәкчесе Закирҗан Бикмөхәммәтов, “Татарстан хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Илмира Галимуллина җиткерде. Районыбыздан якташларыбызга гуманитар ярдәм илтүдә зур ярдәм күрсәтүче Җәмил Янгучин барлык ханымнарга тере чәчәкләр бүләк итте.

Бүген бу  изге күңелле хатын-кызларыбыз чиксез рәхмәт сүзләренә лаек. Туган нигез җылысын сеңдереп тегелгән киемнәре, бәйләнгән оекбашлары, бисмилләһ әйтеп пешергән кипкән ашларга кадәр әзерләп җибәрү хәстәрен күрделәр һәм хәзер дә шушы изге эшне күңел җылысын салып башкаралар. Алар чын мәгънәсендә тылда җиңүне якынайту өчен тырышучы геройлар! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев