«Дулкын» бию ансамблендә бүген яңа йөзләр, яңа талантлар балкый...
Сәхнә түрендә дәртле, матур биюләрен тәкъдим итүче йолдызларга тамашачы да битараф калмады, көчле итеп кул чапты. Концерт тамашасы биюләр белән беррәттән моңлы җырлар, юмор, уен коралларында уйнаучы остлар чыгышы белән үрелеп барды. Ахырдан халык аягүрә басып алкышларга һәм чәчәкләргә күмде үзләрен. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин коллективтагы һәрбер биючегә Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
0
0
Нет комментариев