Сабалылар мошенниклар тозагына эләккән
Исегездән чыгармагыз, бушлай сыр тычкан тәбесендә генә була.
Күп тапкыр кисәтүләргә карамастан, районда мошенниклар тозагына кабучылар кимеми. Әле шушы көннәрдә генә кемлеге ачыкланмаган кеше, Байлар Сабасында яшәүче ирле-хатынлы Т.ларның ышанычын яулап, аларның ике банк счетындагы 167690 сум акчасын урлаган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Мошенникларны полиция көче белән генә туктатып булмый әлбәттә. Гражданнарның үзләреннән саклык, игътибарлылык таләп ителә. Телефоныгызга шикле шалтыратулар яки СМС хәбәрләр килсә, телефонны алып сөйләшмәгез, җавап язмагыз, килгән СМСта күрсәтелгән сумманы күчермәгез. Исегездән чыгармагыз, бушлай сыр тычкан тәбесендә генә була.
Диләрә Кәримова,
район эчке эшләр бүлеге штаб начальнигы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев