Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

САБИНКА ГӨР КИЛДЕ

Нәүрүз бәйрәме Сабинка ел­­гасы буенда балалар бакча­лары арасында «Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе» ярышы белән дәвам итте.

Спорт бәйрәменә Сабаның 6 балалар бакчасыннан да үтә әзерлек, зур оешканлык белән килгәннәр иде. Һәр бакчадан 5 шәр гаилә катнашып, үзләре әзерләгән уеннар берсе-берсен аралаштырып кына торды. Әлеге чара  әниләргә әтиләр тарткан чанага утырып йөрү мөмкинлеге  дә бирде. Әти-әниләр балалар белән бергәләп  аркан да тартыштылар, капчык киеп тә йөгерделәр,  итекле  хоккей да уйнадылар. Һәр команда үзенекеләр өчен җан атты, көч өстәп торды. «Улым «Шатлык» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә  йөри. Шуңа гаиләбезгә  «Әти, әни һәм мин  – спорт  гаиләсе»  дигән уенда катнашу тәкъдиме җиткерелгәч, бик теләп риза булдык. Әлеге төр  уеннар гаилә җепләрен тагын да ныгыта, әти-әниләрне берләштерә, тәрбиячеләр, балалар бакчасы коллективы белән бердәмлекне артыра. Әти-әни янәшәсендә булу бала өчен дә бик күңелле. Саф һавада мондый уеннар ешрак булсын иде», –  ди Марат Баһманов.

Автор фотолары

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев