Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Саф сулы Ямьле Саба” – экологик маршрут проекты

Сулыклар,елгалар,күлләр,чишмәләр – безнең рухыбыз, Болгар бабаларыбыздан шушы көннәргә кадәр килеп җиткән бай мирас. Су –кеше яшәгән мохитнең бер өлеше. Авыл яныннан елга агу- зур әһәмияткә ия. Авыл хуҗалыгында игеннәрнең мул уңыш бирүе дә, урманнарда агачларның, болыннарда үләннәрнең яхшы үсүе дә шушы елгага бәйле. Елга суын чиста тоту, ярларындагы чишмә һәм күлләрнең чисталыгын саклау- бу һәр кешенең бурычы. Саба районы аша узучы елгалар, чишмәләр бездән соңгы буыннарга да чиста саф сулы булып калырга тиеш. Шул уңайдан район мәдәният бүлеге “Саф сулы Ямьле Саба” – экологик маршрут проекты тәкъдим итте.

Экологик маршрутның максаты - Саба районы аша узучы елгаларның, чишмәләрнең тарихын, татар халкының гореф-гадәтләрен искә төшерү. Проектны 23 июнь көнне Явлаштау җирлеге башлап җибәрде. Кече Мишә елгасының башлану урынында Явлаштау авыл китапханәсе мөдире, мәдәният йорты мөдире белән берлектә елга турында сөйләделәр, Мишәбаш авылы абыстае Надия Гафиятова “Таң суы”алу йоласы күрсәтеп үтте. Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгының өлкән белгече Ришат Билалов елгалар, чишмәләр һәм аларны саклау турында сөйләде. Проектның икенче өлеше Явлаштау авылында урнашкан “Сәхрәт” бакчасында дәвам итте. “Мишә буенда” –фольклор күренеш күрсәтелде, Явлаштау җирлегендә урнашкан чишмәләр тарихы сөйләнде, Явлаштау авылыннан чыккан үзешчән шагыйрә Әлфинур Вафина иҗаты белән таныштырылды. Татар халкының милли уеннары, шифалы үләннәрдән әзерләнгән чәй табыны белән үрелеп барды. Чара ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы әлеге проект турында сөйләде һәм Кече Мишә елгасының башлану урынында алган су “Саф сулы Ямьле Саба” проектының дәвамы булып Шекше авыл китапханәсе мөдиренә тапшырылды.

Чыганак: instagram.com/sababiblioteka

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X