Сәламәтлек сагында дүрт дистә ел узган гомер...
Район үзәк хастаханәсе коллективы табиб-офтальмолог Зимфира Гарипованы хөрмәтләп лаеклы ялга озатты. Ул үзенең 41 ел гомерен сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлады һәм еллар дәверендә үзен чын һөнәр остасы итеп танытты.
Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) хәдисләрендә "Табиблар һәм укытучылар булмаган җирдә яшәмәгез",- дигән. Ләкин табиблар арасында да, халык телендә "белә торган", "бик белә торган", "белми торганнары" да була.Шундый бик белә торганнарның берсе - Саба үзәк хастаханәсендә 30 ел намуслы хезмәт итүче күз табибәсе Зимфира Госман кызы Гарипова.
Саба үзәк хастаханәсендә 40 елдан артык намуслы хезмәт итүче күз табибәсе Зимфира Госман кызы Гарипова. Күзләре авыртучыларга: "Зимфирага барып кара, ул белми калмас", - дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, җавабын таба, ул куйган диагнозлар башкала хастаханәләрендә дә раслануын әйтәләр. Билгеләгән дарулары, дәвалау чаралары нәтиҗәле булып чыга. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәм кулы сузарга әзер Зимфира.
Тормыш юлына килсәк, 1973 елда Сатыш сигезьеллык мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлаган, белем алуга сәләте ташып торган кыз Казан медицина училищесына укырга кереп, яшьлек хыялын тормышка ашыра. Ике ел Сатыш фельдшер-акушерлык пунктында хезмәт чыныгуы ала. Ә инде укуын дәвам итү теләге белән 1978 елда Казан медицина институтына укырга керә. Аны тәмамлап республика клиник хастаханәсендә бер ел интернатура үткәч, Саба үзәк хастаханәсенә эшкә кайта. 1985 елда табиб-терапевт булып башлап җибәрә ул хезмәт юлын, ә 2014 елда табиб-офтальмолог вазыйфасына күчә. Һәм бүгенгәчә шушы урында хезмәт куя. («Саба таңнары» газетасы битләреннән)
Зимфира Госман кызын район үзәк хастаханәсе коллективы лаеклы ялга ихлас, җылы теләкләр белән зур хөрмәт күрсәтеп озатты. Без дә тәбрикләүләргә кушылабыз,Зимфира Госман кызына бәрәкәтле, имин, көннәр, күңел тынычлыгы, бик яхшы сәламәтлек телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев