Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә күптармаклы җитештерү предприятиесе коллективы бирнә җыюны бәйрәмчә оештырды

Оешмада эшләгән 62 кешенең барысы да һәм, әлбәттә, җитәкче Альмир Шәйхетдинов үзе дә чарада катнашты

Сабантуй бирнә җыюдан башлана. Ата-бабаларыбыздан калган, буыннан-буынга күчеп килгән матур традицияне авыл халкы югалтмыйча саклап калырга, яшь буынга тапшырырга тырыша. Шәмәрдәндә  күптармаклы  җитештерү предприятиесе бирнә җыюны 9 Май, Максим Горький урамннарында һәм  Азино  урамындагы 17нче күпфатирлы  йорттан  оештырды. Оешмада эшләгән 62 кешенең барысы да һәм, әлбәттә, җитәкче  Альмир Шәйхетдинов үзе дә чарада  катнашты. Аларга шат  күңелле балалар да  кушылды. 2025 елның Бөек Җиңүнең 80 еллыгы итеп игълан ителүе дә онытылмады. Егетләр шул  уңайдан бирнә җыярга  солдат  киеменнән  чыкты.  Йорт хуҗалары бәйрәмчә киенеп, бүләкләрен әзерләп Шәмәрдәндә  күптармаклы  җитештерү предприятиесе ачык йөз белән каршы алдылар, булдыра алганча үзләреннән Сабантуйга өлеш керттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев