Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәннең «Үсеш» лицеенда узган V республикакүләм туган телләр фестиваленә чит ил студентлары килде

Кытайга барып булса да белем ал, дигән борынгылар. Бүген аң-белем алырга ерак Кытайга барып йөрисе юк, киресенчә, Татарстанга дөньяның төрле кыйтгаларыннан килеп белем үзләштерәләр.

   Казан (Идел буе) федераль университетында белем алучы 30 чит ил студенты һәм республиканың дүрт районыннан укучы-мөгаллимнәр 29 февральдә V республикакүләм туган телләр фестиваленә җыйналды. Шәмәрдән лицее әлеге  чараны тиешле югарылыкта уздыру өчен тәҗрибәсе дә, иҗадый потенциалы да җитәрлек булуын тагын бер кат раслады. Алып баручылар фестиваль кунакларын өч телдә сәламләп, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов та әлеге әһәмиятле чараны  бишенче ел рәттән  лаеклы  уздырган белем бирү йортына, районыбыз җитәкчелегенә олы рәхмәтен белдерде. Район башлыгы Рәис Миңнеханов үз чыгышында кеше кайда гына булуына карамастан, туган телен  белергә тиешлегенә тукталды. Шулай ук өстәмә тел­ләр үзләштерүнең дә бүгенге җәм­гыятьтә зур мөмкинлекләр ачуын ассызыклады. Кытай, Япония, Төркия,  Мисыр, Төрекмәнстан һәм  башка  илләрдән Татарстанга килеп белем алучы студентлар иң элек үзләренең милли киемнәрендә,  туган телләрендә  матур җырларын бүләк иттеләр.Тантаналы өлештән соң төрле төркемнәргә бүленеп, Шәмәрдән тарихы, татар халкының милли бизәкләре, Татарстанда яшәү­­че халыкның гореф-гадәт­лә­ре, мәдәнияте, ризыклары һәм баш­ка күп төрле танып белү буен­ча тукталышларда булдылар. Ли­цей­ның татар теле укытучылары җитәкчелегендә оештырылган  “Әби­­ем  ядкаре” дип аталган мас­тер-класста татар халкының милли бизәкләре төшерелгән алкалар яса­дылар,  беренче тапкыр татар ка­тыгыннан авыз иттеләр. Филология факультеты магистратурасының  2 курс студенты,  кытай кызы  Ван Луяло әлеге чарада икенче тапкыр катнашырга мөмкинлек  чыгуына аеруча шат иде. Ул үзе өйрәнеп өлгергән татарча сүзләр белән дә бүлеште.

  “Чарага бик яратып һәм ашкынып киләм. Бөтенләй башка мохит, биредәге сабыйларның бәхетле  йөзләрен күрү үзе рухландыра. Казанны бик яратам, биредә  фатир, машина  сатып алып,  җиденче елымны яшим. Мин кечкенә вакытта ук Казан чәчәкләргә төренгән шәһәр дип сөйлиләр иде. Шуңа да биредә укуны сайладым.  Инде гаилә кордык, Татарстан башкаласында бөтенләйгә төпләнеп калып яшәргә телибез”, –ди шат күңелле Ван Луяло.

  Мисыр егетләре Хәсән Фәтхи Мостафа һәм Ибраһим Хөсәен Сәәд Сәйед та “Үзебезчә кафе” дигән мастер-класста кош теле пешерү серләренә өйрәнделәр.   Татар хал­кының милли ашы егетләрнең беренче тапкыр  пешерүләрендә үк бик тәмле килеп чыкты.

“КФУда аспирантурада укыйбыз. Рус телен  дүрт ел үзебездә өйрәндек. Тагын да яхшырак үзләштерү теләге белән Казанны сайладык.  Кош телен беренче тапкыр татып  карадык. Бу тәмле ризыкның  ингридиент сорап алып  аны үзебез дә пешерә баш­лаячакбыз. Казанда укуыбыз бе­лән бик бәхетлебез. Биредә Ислам мәдәнияте  булуы күңелгә бик якын. Мөселман җирендә без үзебезне өебездә кебек хис итәбез. Хәләл ризыкларны табу бик уңайлы. Июнь аенда диплом яклаячакбыз. Әгәр Татарстанда калырга мөмкинлек булса, бик теләп калачакбыз”, –диләр егетләр.

Соңыннан чит ил студентлары үзләре мастер-класслар үткәреп, презентация аша үз илләре, туган телләре, үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Төрекмән кызлары Җәннәт Кадыйрова һәм Айлар Ишанова милли ризыклары белән дә сыйладылар. Әлеге фестиваль җанлы, тере аралашу аша күп кенә милләтләрнең  гореф-гадәтләре, мәдәнияте, йолалары  белән танышу мөмкинлеге тудырды. Һәркем өчен туган телнең кадерен, телләр белүнең кыйммәтен тагын бер кат искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев