Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

САТЫШТА – КЫШКЫ СПАРТАКИАДА

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, көчле спортчыларны һәм командаларны ачыклау максатыннан, 10 мартта Сатышта традицион кышкы спартакиада булды.

Инде 62нче  тапкыр үткәрелгән спорт бәйрәмендә 250 артык  спортчы катнашты. Волейбол уйнарга  Саба, Кукмара, Теләче, Әтнә районнарыннан 19 команда тупланган иде. Спартакиаданы ачу тантанасында  район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов һәм  спонсорлар катнашты. Ярышларның  нәтиҗәләре түбәндәгечә булды: 1. Волейбол (ир-егетләр): 1. “Курсабаш-1”. 2. “Степан Разин” (Кукмара). 3. “Шахтер” (Әтнә).

 Шахмат: 1. Владислав Абдуллов (Кукмара).  Гүзәл Кәримова (Юлбат). 2. Нурлан Хисмәтов (Кукмара). Чулпан Габдерахманова  (Сатыш) 3. Илгизәр Хәйретдинов  (Шәмәрдән). Сиринә Мөхәмәтова (Олы Шыңар). Шашка: 1. Илфат  Ханнанов ( Саба). Гүзәл Кәримова. 2. Илфат  Сөнгатов (Юлбат). Сиринә Мөхәммәтова. 3.  Шамил Галиев (Юлбат). Чулпан  Габдрахманова. Өстәл теннисы: 1. Инсаф Сираев (Лесхоз). Гөчәчәк Хуҗина (Саба). 2. Алмаз  Миңнеголов (Лесхоз). Альбина Сираҗетдинова (Саба). 3. Рөстәм  Харисов (Сатыш).  Динә Гыйниятова  (Бигәнәй).  Чаңгы ярышы ( I-IV  сыйныфта укучылары арасында): 1. Илһам Хисамиев. Алия Гатауллина (икесе дә Сатыштан). V-IX сыйныф укучылар арасында: 1. Ирек Солтанов. Галия  Шәрифуллина (Сатыш). 40 яшькә кадәргеләр арасында: 1. Айдар Шәмсевәлиев (Саба). 2. Фердинанд Шәмсиев (Теләче). 3. Булат Мәүлетов (Түбән Шытсу). 1.  Динә Галләмова. 2. Аль­бина Габделхакова. Алисә Исмә­гый­лова  (өчесе дә Сатыштан.  40 яшьтән югары: 1. Фәрит Шиһабиев (Чәбки- Саба). 2. Айдар Шәрифуллин. 3.Илнур Мәүләвиев (Чәбки-Саба).  Аркан тартышу: 1.  “Сатыш-1”. 2.  Чәбки-Саба. 3. “Сатыш-2”.

 Татарча көрәштә үз үлчәү кате­го­рия­ләрендә Ильяс Габдрахманов (Сабабаш), Адел Зарипов (Сатыш), Язнур  Гарипов (Сатыш), Илдус Идиятуллин (Шытсу), Динар Маннанов (Сатыш) батыр  калды. Айнур Хаҗиев,  Хәлил  Латыйпов, Булат Сибгатуллин, Искәндәр  Шәмсиев (Сатыш),  Азат  Мусин (Те­ләче),  Илфар  Габдерахманов  (Сабабаш), Рәмзил Гомәров, Виталий  Бар­диев (Шытсу), Ильяс Хуҗиәхмәтов (Олыяз) призерлар булдылар. 

 Абсолют батыр Динар Маннанов. Спартакиаданы оештыру­га “Саба” җәмгыятенең Сатыш бү­­лек­­чәсе (Ф.Сәүбәнов), авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры урынбаса­ры Нәҗип Хаҗипов,  КФХ «М.Насыйбуллин, “А.Мостафин”, “М.Садыйков”  фермер хуҗалыклары, Сатыш авылы башкарма комитеты, Сатыш яшьләре,  “Корса” җәмгыяте, шәхси эшмәкәрләр: Әгъләм Локманов, Руслан Байтурин, Ринат Сабиров, Марсель Зарипов, Ирек Әхмәтшин, Рәис Хәсәнов,  Илгиз Таипов,  Флорид Сәетов,  Рифнур Хаҗиев спонсорлык итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев