Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

САЙЛАГАН ҺӨНӘРЕМ – КИЛӘЧӘГЕМ

Икшермә кадет мәктәп-интернаты чыгарылыш сыйныф укучылары бу көннәрдә киләчәккә һөнәр сайлау турындагы уйлар белән яши, шул юнәлештә алга таба уку өчен бердәм дәүләт имтиханнары фәннәрен билгели.

Тәрбиячеләр, укытучылар аларга бу мәсьәләдә һәрвакыт киңәшче. Моның шатланырлык нәтиҗәләре дә бар. Үткән уку елларында да кадетларыбыз арасында хәрби белгечлекне сайлаучылар булды. Безнең мәктәптә белем алган Әтнә районы егете Рәсим Якубов хәрби хезмәт үткәннән соң контракт буенча илебезгә хезмәт итәргә калды. Шул ук районнан Тимур Галимуллин Анапа шәһәрендә федераль иминлек  хезмәтенең чик буе гаскәрләре  белгечлеге буенча укый. Кукмара егете Айназ Нургалиев та Калиниград  шәһәрендә шундый ук белгечлекне үзләштерә. Балтачтан Ильяс Садыйков  быел кадет мәктәбен тәмамлап Вольск  шәһәрендәге  тыл  хезмәте югары  хәрби  училищесына  укырга  керде. Аларның уңышлары   укучыларыбызда  киләчәккә шундый өметләр уята.

     Быелгы 11 сыйныф белән дә әлеге сорауларга чишелеш табу өчен аларның кичке яллары вакытында эшлекле сөйләшү оештырылды. Егетләрдә хәрби һөнәрләргә карата да кызыксыну сизелде. Дмитрий Кутявин хәрби табиб белгечлеген үзләштерергә ниятли, ул мәктәпне алтын медальгә тәмамларга өметләнә. Җәүдәт Шакиров химик һөҗүмнән саклану гәскәрләре белгечлеген сайлаган, аны күбрәк химия фәне  кызыксындыра. Иван Исаев һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итү турында уйлый. Мондый хезмәт өчен дә тырышып уку, ныклы белем кирәклеген тирәнтен аңлый. Әңгәмә  вакытында кадетлар  үзләре сайлаган һөнәр белгечлекләренең үзенчәлекләре турында кызыксынган сорауларга мәгълүматлар, белгечлекләр турында киңәшләр алдылар. Мондый сөйләшүләрне аерым һөнәр ияләре белән дә очрашып сөйләшү теләге турында да фикерләрен җиткерделәр.

Наил Корбанов,

Кави Байкиев исемендәге Икшермә кадет

мәктәп-интернаты  тәрбиячесе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев