Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шекше мәдәният йортында "Әни булу-зур бәхет" кичәсе

Иң матур һәм җылы бәйрәмнәрнең берсе- Әниләр көне дә килеп җитте. Ул ел саен билгеләп үтелә һәм актуальлеген югалтмый. Ана булу һәм балачак темасы һәркемне, бигрәк тә яшь буынны кызыксындыра. 27 ноябрь көнне Шекше мәдәният йортында оештырылган  "Әни булу-зур бәхет" кичәсенә дә яшь әниләр чакырылды. Алар Шекше һәм Алан-Елга авылларында яшиләр, үз гаиләләре турында кайгырталар, балалар үстерәләр, төрле тармакларда эшлиләр, хуҗалык алып баралар. 

undefined

Тематик кичәнең программасы мәгълүмати, күңел ачу һәм музыкаль өлешләрдән төзелеп, татар фольклорына, халык педагогикасына мөрәҗәгать итү, бишек җыры көенә бию башкару белән башланып китте. Яшь әниләр белән аралашу, киңәшләшү вакытында гаиләдә балаларны үзеңнең яхшы үрнәгеңдә тәрбияләү, сабыйларны күз тиюдән ничек итеп саклап калу һ.б  турында фикер алышынды . Хатын-кызларның сәламәтлеген саклау хакында авыл фельдшеры чыгыш ясады, ул бик күп файдалы киңәшләр бирде. Яшь әниләр бөтен тормышларын балалар һәм гаиләләренә генә багышлап калмыйча, үзләре белән дә шөгыльләнергә, һәрвакыт матур һәм физик яктан яхшы формада булырга, актив яшәү рәвеше алып барырга, хобби табарга тиеш. Шекше җирлегендә әлеге пунктларны үтәп яшәүче яшь ханымнар шактый, кичә барышында алар да үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. 

undefined

Кичә кунаклары уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар, ситуацион биремнәр үтәделәр. Ә Шекше мәдәният йортында эшләп килүче клуб берләшмәләренә йөрүче кызлар бию һәм җырлар башкардылар. Кичәдә катнашучыларның барысына да истәлек  бүләкләре тапшырылды, ахырда истәлекле фотографиягә төшелде. Чара Шекше авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Сәрдә авыл клубы мөдире белән берлектә оештырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев