Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә «Улыбайтесь, Смайлики!» уен программасы узды

16 нчы сентябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе С.М. Фәтхуллина Шәмәрдән лицееның 2 нче сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчеләре Э.И.Галиуллина) смайликның туган көненә багышланган «Улыбайтесь, Смайлики!» дип исемләнгән уен программасы уздырды. Чара барышында балалар смайликның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, үзләренең яраткан смайлларын яфракларда сурәтләп, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.

Укучылар командада бик яхшы эшләделәр һәм нинди тату булуларын күрсәттеләр. Чара ахырында укучылар бер-берсенә рәсемнәрен, изге теләкләрен смайллар турында күңелле җыр бүләк иттеләр.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев