Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәһәрнекеннән ким түгел

30 ноябрь Курсабаш авыл җирлегендә яшәүчеләр, бигрәк тә яшь гаиләләр өчен истәлекле көн булып хәтердә калачак. Биредә 20 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы үзенең ишекләрен ачты. Элекке елларда учреждение агач бинада урнашкан була, аннары мәктәпкә күчерелә. Заман таләпләренә туры килмәве һәм мәктәптә реконструкция үткәрелү сәбәпле, яңасы – тиз арада “Кояшкай” балалар бакчасы төзелә.

Мәктәпкәчә яшьтәгеләр  учреждениесен  ачу тантанасында  район башлыгы  Рәис Миңнеханов,  мәгариф  идарәсе начальнигы  Илфат Шакиров, бинаны төзегән “159нчы ПМК” җәмгыяте баш инженеры  Илнар Нәбиуллин, “Курсабаш” хуҗалыгы җитәкчесе Ирек Җиһаншин, әти-әниләр катнашты. “Безнең  максатыбыз – халыкның тормыш-көнкүрешен   яхшырту. Хәзер Саба районы  авыллары шәһәрдән ким түгел.  Социаль объектларның  яңалары төзелә, искеләре ремонтлана. Яңа  хезмәт  урыннары  булдыру,  кешеләрне эшле итү дә – зур бурыч.  Шул максаттан Түбән  Утар авылы  янында инкубатор төзү,  фермалар булдыру турында  сөйләшүләр бара. Мәктәп бинасы реконструкциядән соң коррекцияле юнәлештә эшли башлыячак. Ягъни өстәмә  эш  урыннары  барлыкка  киләчәк.  Балалар бакчасы да  заман таләпләренә туры  китереп  эшләнде. Хезмәт  урыннары барлыкка  килгәч,   торагы да  кирәк  булачак. Шуны  исәпкә алып,  арендага   йортлар төзү планлаштырыла. Яшь гаиләләр   күбәер дип өметләнәебез, Саба районынан  килеп  эшләргә теләү­челәр дә рәхим итсеннәр.  Бина үзенең  вазифаларын үтәсен, иге­леген   күрергә  язсын”,– диде Рә­ис Миңнеханов...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев