Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Симет авыл җирлегендә җыен

Симет авыл җирлеге өчен 2017 ел күләмле эшләр башкарылуы белән истәлекле.

Түбән Симет авылында ба­ла­лар бакчасы, клуб  сафка басып, халыкка уңайлылыклар булдырылган.  Республика программасы буенча  авыл җирлекләренә бирелә торган 1млн сум күләмендә  грант отуга ирешеп, әлеге акча Түбән Симет авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә обелиск төзүгә һәм юлларны төзекләндерүгә тотылган.Авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Әхмәдуллин үз чыгышында җирлек буенча узган чараларда иганәчелек ярдәме күрсәткән спонсорларга да зур рәхмәтен белдереп, исемнәрен атап узды.

 Гражданнарның төзелеш урамына менә торган юлга утлар  кую,  Пионер урамында  узган ел башланган юл төзекләндерү эшен  төгәлләүгә кагылышлы сорауларына уңай җаваплар алынды.

Фәридә Вилданова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев