Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сәхнәне Әлмәндәр варислары тотты

Уенга корылган театр сәнгате уйнарга яраткан балаларга да чит-ят әйбер түгел. Кирәк икән, алар олылардан да остарак “әртисләнә” белә. Түгәрәкләр оештыр гына, һәр мәктәптә аңа тартылучылар булачак. Бу яктан без уңдык дияргә була. Әлмәндәребезнең үзебезнеке булуы безгә Шәүкәт Биктимеров исемендәге республика балалар театр сәнгате конкурсының сәхнә хуҗалары булуга юл ачты.

Яраткан мәшһүр артистыбыз арабыздан киткәннән  бирле республика мәктәпләре укучылары шушы бәйгегә әзерләнә. Хәтта башлангыч сыйныф балалалары да сәхнәдә үзенең актерлык  осталыгын сыный. Якташыбыз, СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровның иҗатын пропагандалау максатыннан быел бәйге 8нче тапкыр  үткәрелде. Тематикасы атаклы драматур  Галиәскәр Камалның тууына 140  ел тулуга багышланды һәм сәхнәләштерү  өчен Татар дәүләт академия театры куйган  спектакльләрдән өзекләр сайланырга тиеш иде.  Балалар иҗат  үзәге директоры, жюри рәисе Венера Хәбибрахманова әйтүенчә, 15 октябрьдән 21 ноябрьгә кадәр конкурсның сайлап алу туры үткәрелгән. Катнашу өчен 16 районнан  32 театраль күренеш тәкъдим ителгән. Шулар арасыннан иң яхшы 9 коллектив йомгаклау  этабында чыгыш ясады. Финалга Казанның Идел буе, Балтач, Биектау, Кайбыч, Саба районнары мәктәпләре театр түгәрәкләре  узган иде...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев