Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

СӘЛАМӘТЛЕКНЕ ҺӘМ ЧИСТАЛЫКНЫ КАЙГЫРТТЫЛАР

Узган атнада районның барлык оешмалары 2018 елдагы эшчәнлекләренә хисап бирүне төгәлләде. Сәламәтлек саклау учреждениеләре, торак-коммуналь хуҗалыклары коллективларының җыелышларында авыл җирлекләре башлыклары да катнашты.

Бу аңлашыла да, чөнки халыкка аеруча якын әле­ге өлкәләр эшчәнлегенә шартлар тудыруга җирле үзидарәләр җитәкчеләре дә җаваплы. Кешегә беренче медицина ярдәм күрсәтүче ФАПларга игътибар зур һәм авыл җирлегендә медицина тармагын яңарту буенча республика программасы районыбызда уңышлы гамәлгә ашырыла. Хакимият бинасының актлар залында узган киңәшмәдә район­ның баш табибы Марат Йосыпов ясаган төп чыгышта әйтелгәнчә, барлык фельдшер-акушерлык пунктлары да яхшы матди-техник базага ия. Районда модульле ФАПлар төзелеше дәвам итә, чираттагысының якын арада Туктар авылында ачылуы күздә тотыла. Барлык дәрәҗәдәге медицина учреждениеләре омтылырга тиешле төп максат – районда балалар туу күрсәткечләрен яхшырту, үлемне киметү. “Бу коры саннар гына түгел, бу – кеше гомере. Безнең медицина персоналына “юл карта”сында расланган күрсәткечләргә чыгу мөһим. Соңгы өч елда ирешкән казанышыбыз – уртача гомер озынлыгының 2,2 елга артуы. 2018 елда әлеге күрсәткеч 73,3 елга җитте”,– диде докладчы..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Рөстәм Исмәгыйлов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X