Саба таңнары

Социаль газлаштыру Юлбаттан башланды

Бүген районыбызда “Газпром трансгаз Казань” җәмгыяте, Татарстан Сәнәгать, сәүдә министрлыгы җитәкчеләре катнашында истәлекле вакыйга булды: Юлбат авылында күп балалы гаиләләргә бирелгән җир участогында яңа газүткәргеч файдалануга тапшырылды.

undefined

Яңа урамда беренчеләрдән булып Гатауллиннар һәм Сәйфуллиннар йортлары газга тоташтырылды. Алар моңарчы өйләрен, аена 10ар мең сум һәм артыграк та түләп, электр белән җылытканнар. “Үзем дә, ирем дә авыл хуҗалыгы тармагында эшлибез. Безнең йорт АПК программасы буенча төзелде. 2020 елның март ахырында күчтек. Кышны электр белән җылытып чыктык. Ут сүнсә, чәй дә кайнатып эчә алмый идек. Шуңа да газ бирелүен түземсезлек белән көттек. Бүген бик шатлыклы көнебез. Республика, район җитәкчеләренә бик рәхмәтебез”,– диде “Юлбат” предприятиесе ашханәсендә эшләүче Тәнзилә Гатауллина. Алар тормыш иптәше – терлекчелек фермасы операторы Илмас белән ике кыз үстерәләр. Камилә мәктәп укучы, Язилә бакчага йөри. Тантана барышында район башлыгы Рәис Миңнеханов аларны да бүләксез калдырмады. Гомумән тау башындагы Мәктәп урамын яшь гаиләләр барлыкка китергән. “2021 елда алты йортка 4 бала туды, әле тагын бер бәби көтелә. Өйләребездә барлык уңайлыклар да тудырылган. Инде арендага бирелгән йортларны газлаштыру да тизләнсен иде”,– дип сөйләде яшь әниләр исеменнән Дилбәр Садыйкова.

Ике йортка газ Россия Президенты В.Путинның социаль газлаштыру программасы нигезендә кертелде. Ягъни шәхси йортларда яшәүчеләр үзләренең җир кишәрлеге чигенә кадәр китерелгән газ өчен бер тиен дә акча түләргә тиеш түгел. Чыгымнарны “Газпром” җәмгыяте үз өстенә ала, йорт хуҗасына “зәңгәр ягулык”ны ягу миченә кадәр китереп җиткерәсе генә кала. “Бүген сезнең авылда зур бәйрәм. “Сабагаз” идарәсе коллективына зур рәхмәт, чарага тиешенчә әзерләнгәннәр. Файдалануга 1,7 километр үткәргеч тапшырылуы нәтиҗәсендә авылда потенциаль 37 йорт газга тоташа ала. Гомумән, республикада бу программа уңышы тормышка ашырыла. Федераль җыенда бушлай газлаштыру турында карар кабул ителгәнче үк республика программасына йортларга уңайлы, экологик чиста ягулыкны йорт яннарына китерү эшләре кертелгән иде. Без 2021 елда социаль программа буенча 1700 йортны газ белән тәэмин итәргә уйлыйбыз”,– дип сөйләде юлбатлыларның шатлыгын уртаклашырга килгән “Газпром трансгаз Казань” җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Усманов.

Шул ук вакытта эксплуатация-җитештерү идарәләре халыктан йортларга газ торбасы китерү буенча заявкалар алуны дәвам итә. Республикада меңнән артык кеше социаль газлаштыруга гариза язган инде.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: