Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Созвездие-Йолдызлык-Саба-2020”

21 гыйнвар көнне Шекше мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык-Саба-2020" эстрада сәнгате район фестиваленең зона сайлап алу турларына старт бирелде, анда Шекше, Явлаштау, Мишәбаш, Иштуган, Иләбәр, Мичәнбаш, Кырбаш, Курсабаш, Түбән Утар, Шәмәрдән, Сәрдә авылларыннан килгән алтмыштан артык егет һәм кыз катнашты.

Алар "Конферанс", "Вокал", "Хореография"номинацияләрендә осталыкларын күрсәттеләр. Яшь артистларны мәртәбәле жюри - Саба район мәдәният йорты белгечләре Э.И.Нурисламова, А. Н. Зарипова һәм Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы директоры Л. М. Ахсанова бәяләде. Һәр катнашучы, үзенең җитәкчесе белән бергә, "Йолдызлык" ка тырышып әзерләнде һәм тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды. Беренче зона турын Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре район мәдәният йорты белгечләре, авыл мәдәният йортлары һәм авыл клублары хезмәткәрләре белән берлектә оештырды һәм үткәрде. Әлеге чара ТАССР оешуга 100- ел тулуга, Саба районының 90-еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75-еллыгына багышланды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев