Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Табигатьтән рух алам

Матурлык ул – күңел яктысы, диләр. Чыннан да, күңелдә булган гүзәллекне генә чынбарлыкка әйләндереп була торгандыр. Язмам герое, үзе яши торган йорт каршын әкият иленә әйләндергән Рафаил абый Әгъләмов та нәкъ шушы фикердә.

   Байлар Сабасының Закир Йосыпов урамында урнашкан 11нче күпфатирлы йорт каршыннан үтүчеләр биредәге гүзәллеккә хозурланмый узмыйлардыр. Гүя табигатьнең сихри бер почмагы әлеге бакчага бөтен барлыгы белән күчерелеп куелган. Иң беренче күз явын алырлык чәчкәләр күзне иркәләсә, шул ук вакытта үләннәр арасында бака, песи сәлам бирә, аккошлар ямь өсти, нинди генә ташлар түшәлмәгән, кыскасы, бакча хуҗасының хыялый, табигатькә гашыйк кеше икәненә тиз инанасың. Әлеге тирәдә яшәүчеләр дә, Рафаил абый да үз куллары белән булдырган урынны җәннәт почмагы, дип атый. Ник шулай тырышасың, диючеләргә: "Җаным шулай те­ли", – дип җавап бирә ул. Сүз дә юк, җан теләмәгән эшкә шулай күңел биреп булыр идеме?

   Чиләбе шәһәрендә туган Рафаил абый Әгъләмов 1976 елда әти-әниләре белән Байлар Сабасына күченеп кайта. Казанда эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштереп, 25 ел «159нчы ПМК» җәмгыятендә эшли. Җәмәгате Халисә ханым белән 3 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Кызлар инде барысы да үз тормышларын корып, әти-әниләрен онык­лар белән сөендерәләр. Тумышы белән Аккүл-Бигәнәйдән булган әтиләре Рәүф абый 70 яшендә Казанда дини белем үзләштереп, диплом ала. "Сабада яши башлаганыбызга 46 ел булды. Әтием биредә күп еллар мулла булып, дини йолаларны үтәп яшәде. Дүрт ел элек 82 яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хәсрәт минем бөтен җанымны, калебемне үзгәртте. Әтиемнән миңа мирас булып өч Коръән китабы калды. Изге китапны кулыма алып укый башлауга, ул минем дөньяга карашымны бөтенләй үзгәртте. Мин моңарчы белмәгән күп нәрсәгә төшендем. Бөтенләй башка Рафаилгә әйләнеп, дөньяга икенче күз белән карый башладым. Кешеләргә булдыра алганча изгелек кылу яшәвемнең зур мәгънәсенә әйләнеп, шуңа омтылып яшим", – дип сөйли әң­гә­мәдәшем. Рафаил абыйның кешеләргә  ярдәм итә алуы башкалардан бигрәк, үзенә рәхәтлек, куаныч китерә. Гүзәл бакча булдыруы да шуның бер мисалы, биредә ул үзе генә хозурланмый, башкалар да әлеге матурлыктан күңеленә нур, кәеф күтәренкелеге ала.

   Бакчадагы композиция ел саен үзгәртелә, берсен-берсе кабатламый. Киләсе елда була­чак бакчаның схемасы инде хуҗаның күңеленә бүгеннән салынган: биредә бассейн, кечкенә бура-өй булачак. "Күршеләрем дә күңелемне күтәреп торалар, юлга чыкканда да, кайтканда да шушыннан ямь алабыз", – диләр. Кая барсам да берәр иске әйбер күрсәм, аунап ятма, синнән барыбер берәр нәрсә эшләп куям инде дип, үземә алып кайтам", – дип елмая ул. Кемгәдер кирәксез булып яткан ат арбасы тәгәрмәче, машина дискларын оста куллы Рафаил абый бакчасының матур интерьерына әверелдерә. Ташларны елгадан велосипедта капчык белән ташып, алар асылташка әйләнә.

  Рафаил абый чын мәгънәсендә табигать баласы, бер генә көнен дә бушка уздырмый. Җәен велосипед белән, кышын чаңгы киеп табигатькә хозурланып йөри. Урман-кырлар аңа яшәү көче, чишмә-күлләр илһам рухы өстиләр. "Әле бер зур кырмыска оясын табып, шуны матур итеп фотога төшерәсем бар. Алар да бит безнең кебек, эшчән җан ияләре", – ди Рафаил абый. Тирә-юнь матурлыгын, Сабаның гүзәллеген фотога төшереп социаль челтәрләргә урнаштыра, рәсемгә сыйдырып бетерә алмаган күренешләрне бакчасына күчерә. Иң түрдә ямь-яшел булып утырган каенның ясалма агач икәненә һич ышанып булмый. Бакчаны матурлауга хәстәрлек кыш көненнән үк башлана: йортның подвалында урнашкан остаханәсендә кыш буе эш гөрли. Каты пленкадан яфраклар кисеп, һәрберсен буйый, агачның ботакларына беркетә. Кулланылган компакт-дисклар җилнең юнәлешен күрсәтергә хезмәт итәләр. Рафаил абый Әгъләмов подъезд янындагы урын­дык-эскәмияләрне буяп, тирә-юньдәге чисталык өчен җан атып яши. Үз куллары белән тудырылган матурлыкның һәр бөртеге шуна да бик кадерле ана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев