Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тагын икәү алданды

Алдау, алдану очраклары турында кисәтү­-аңлатуларга карамастан, телефон мошенниклары ятьмәсенә эләгүчеләр артканнан-­арта бара. Кагыйдә буларак, шалтыратучылар үзләрен федераль куркынычсызлык хезмәте, прокуратура, тикшерү комитеты хезмәткәрләре итеп таныштырып, сезнең исемгә кредит рәсмиләштерелүе яки моны эшләргә җыенулары, сезгә карата җинаять эше кузгатылуы турында хәбәр итәләр һәм күңелсезлектән коткаруда булышырга әзер икәнлекләрен белдерәләр.

Әмма моның өчен потенциаль корбан акча күчерү операциясе башкарырга тиеш була. Шушы көннәрдә безнең районда да ике кеше шундый авыр хәлдә калды. Беренче очракта кемлеге ачыкланмаган мошенник сабалының телефонына шалтыратып, үзен тикшерү комитеты хезмәткәре итеп күрсәтә һәм аның ышанычын яулап, үзе әйткән номерга (имеш, сейф ячейкасы шифрлары) банкомат аша акча күчертүгә ирешә. Нәтиҗәдә алданучы хатын-­кыз 295 мең сум акчасыннан колак кага. Икенче очракта үзен банк хезмәткәре дип таныштырган 335 мең сумга куллану кредиты рәсмиләштерә. Алданучы банкоматтан әлеге сумманы алып, аны икенче счетка үз куллары белән күчерә. Болар барысы да безнең районда булган хәлләр икәнен тагын бер тапкыр кабатлап әйтәсе килә. Димәк, мошенниклар беркатлыларны, шәһәрме, авыл җиреме – һәркайда сагалый. Телефоннан шикле номердан шалтыратучылар белән сөйләшеп тә тормастан, элемтәне өзеп куюың хәерле.

Людмила Юзеева, штаб начальнигы.

Фото: ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев