Таксилар тикшерелә
Татарстанда 23 июльдән 1 августка кадәр «Такси» оператив-профилактик чарасы уза.
. Төп бурыч-пассажирларны законсыз йөртүне туктату һәм аларның иминлеген тәэмин итү. ГАИ автоинспекторлары пассажир йөртүләрне гамәлгә ашыру өчен кирәкле документлар булуын, таксиның махсус сигналларын һәм төсле схемаларын куллануның законлылыгын, чит ил машина йөртүчеләренең миграция законнарын үтәвен, транспорт чараларына техник карауны вакытында узуларын, балигъ булмаганнарны йөрткәндә махсус утыргычлардан файдалануларын тикшерәчәк. Юл кәгазьләреннән башка эшләүче яки законсыз урнаштырылган такси тану фонарьларын кулланучы машина йөртүчеләргә аерым игътибар бирелә.
Пассажирларга тиешле лицензиясе һәм җиһазлары булган легаль такси хезмәтеннән генә файдаланырга киңәш ителә. Хокук бозучыларга административ штрафлар яный, ә кайбер очракларда транспорт чарасын эксплуатацияләү тыелачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев