Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарча диктант язабыз

19 октябрьдә сабалылар дүртенче тапкыр бөтендөнья күләмендә уздырылучы “Татарча диктант“ акциясенә кушыла. Быел ул ТАССРның 100 еллыгына багышлана һәм аны 11 илдә язачаклар. Безнең районда “Татарча диктант“ язуны төп (50шәр кеше) һәм урта мәктәпләрдә (100әр кеше), ә гимназиядә, Шәмәрдән лицеенда, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбендә 150шәр кеше катнашында уздыру планлаштырыла.

Укучылар, әти-әниләр  әлеге акциягә кушыла алалар. Гимназиядә текстны  укырга якташыбыз Зөлфәт Зиннуров кайтыр дип  көтелә.  Акциянең төп максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Катнашучыларның ничә яшьтә булуы мөһим түгел. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев