Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстан Республикасы «Бадминтон өметләре” яшүсмерләр ярышларының 1 нче этабы

24 нче март көнендә Казан шәһәренең бадминтон үзәгендә Республика күләмендә уздырылган “Бадминтон өметләре2019” ярышының 1 нче этабына нәтиҗәләр ясалды. Ярышта җиңүчеләрне ялгыз, парлы, катнаш уеннарының нәтиҗәләреннән чыгып билгеләделәр.

Ярышта җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар:

2009 нче елгы һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында, ялгыз уенда Зайнеев Айназ (“Сабантуй” спорт мәктәбе) 1нче урынга чыкты һәм алтын медаль белән бүләкләнде.

2009 нчы елгы һәм аннан кечерәк кызлар арсында, ялгыз уенда Иващенко Алена (“Сабантуй” спорт мәктәбе) 3 нче урынны алды.

2007-2008 нче елгы яшүсмерләр арасында, парлы уенда Ибраһимов Нияз/Кадошников Георгий (Саба районы/Казан шәһәре)  3 нче урынны алдылар.

2009 нчы елгы һәм аннан кечерәк  яшүсмерләр арасында, парлы уенда Зайнеев Айназ/Равилин Адел (“Сабантуй” спорт мәктәбе)  2 нче урынга чыктылар.

2009 нчы елгы һәм аннан кечерәк кызлар һәм малайлар арасында катнаш категориядә Зайнеев Айназ/Иващенко Алена (“Сабантуй” спорт мәктәбе)  1 нче урынга чыктылар.

Ярышта җиңүчеләрне котлыйбыз!

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X