Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Тату сыйныф серләре” республика бәйгесенең район этабында Шәмәрдән лицее әти-әниләр комитеты җиңде

Комитет районыбызда 5 команда катнашында үтәчәк республика зона бәйгесендә катнашу хокукын алды.

 Республика күләмендә үткәрелүче “Тату сыйныф серләре” бәйгесенең район этабы 2023нче елның октябрь-декабрь айларында үткәрелгән иде. Бәйгедә барлыгы 21 мәктәптән әти-әниләр комитеты катнашып, уңышлы чыгыш ясады. 15нче гыйнвар көнне, Саба урта мәктәбе базасында зона этапларында җиңү яулаган 5 команда финалда көч сынашырга җыелды. Командалар Нигезләмә буенча  “Безнең күңелле тату сыйныф” визит карточкасы һәм “Бөек сугыш – бөек Җиңү” дип исемләнгән иҗади номер белән чыгыш ясадылар. Катнашучыларның чыгышлары көлдерде дә, елатты да. Бөек Ватан сугышы елларын чагылдырган чыгышлар бүгенге махсус хәрби операция кысаларында аеруча актуаль булып күренде. Командалар киемнәре, үз-үзен тотышлары, күңелле һәм оригиналь чыгышлары, идея уйланылышы белән жюрины да, тамашачыларны да шаккатырды. Шәмәрдән лицееның әти-әниләр комитеты 26нчы январь көнне безнең районда 5 команда катнашында үтәчәк республика зона бәйгесендә катнашу хокукын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев