Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тимер юлчы Гыйльметдиновлар

Бүген тимер юлчылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә Шәмәрдән дигәч тә, тимер юл, анда эшләүче кешеләр күз алдына килә.

Шәмәрдән дигәч тә, тимер юл, анда эшләүче кешеләр күз алдына килә. Торак пунктны чын мәгънәсендә тимерьюлчылар бистәсе дию дә арттыру булмас. Тимер юлда эшләүчеләр арасында династияләр бик күп. Шуларның берсе - Гыйльметдиновлар. Аларның тимер юлдагы хезмәт стажлары 125 елга тула.

Гыйльметдиновлар династиясе Наил Рәкыйп  улыннан башлана. “Узган гасырның 70нче  еллары Шәмәрдән станциясенең, тимер юлның үсеш  чоры. Электрлаштыру, Уренгой-Помары газүткәргеч төзелеше бара. Шәмәрдәнгә тимер юл буйлап   йөк  арты  йөк   килә. Эшчеләр   күп  кирәк. Мин 1974 елда  Казандагы 16нчы    училищега  укырга кергән  идем. Диплом  алгач, берара “Сельхозтехника”ның Шәмәрдән базасында эшләдем дә,  1978 елда  поездлар тезүче булып кердем. Шуннан  соң   тимер юлдан  армиядә хезмәт иткәндә генә аерылып тордым. Инде  пенсия  яшенә  җитсәм дә, эшемне дәвам итәм”,– ди Наил Гыйльметдинов. Поездлар тезүче дә вагоннарны бушату-төяү,  күчерү,  ялгау-аеру маневрлары белән бәйле четерекле вазифа башкара. Эшкә  намуслы  карашын күргән җитәкчлләр  1982 елда тагын да җаваплырак хезмәткә –станция дежурные итеп күчерәләр. Наил белемен дә   күтәрә: 1983 елда читтән торып  Алатырь тимер юл транспорты техникумын тәмамлый. Тимер юлда   кизү торучыны станциядә маневр ясаучы локомотивларның, башка  күчеп  йөрүче  составның дирижеры дияргә була. Хәрәкәт иминлеген тәэмин итүче, поездларның  кайсы юлга  килеп туктаячагы турында  пассажирларга  хәбәр җиткерүче. ”Безнең  эштә куркынычсызлык – иң  мөһиме.  Шөкер, хезмәтем дәверендә “ЧП”лар булмады. Һөнәремнән көндәлек канәгатьлек таба алдым, эшемне  яратмасам, 39 ел  стаж  җыя  алмас  идем, Станция начальнигы вазифаларын да  башкардым. Машинист  кына булырга туры  килмәде”,– ди хәзер Каенсар станциясе буенча дежурный   Наил.

Дэвамын "Саба таннары"ннан  укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев