Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тимершык авылында балалар катнашында «Күңелле ял итегез» концерты узды

Мишә авыл җирлеге Килдебәк авыл җирлеге белән берлектә Тимершык авылында балалар катнашында «Күңелле ял итегез» дип исемләнгән концерт оештырдылар. Концерт Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. Күчмә концертлар - ул үзеңне, үз осталыгыңны, үз иҗатыңны күрсәтү мөмкинлеге. Ә балалар өчен бу бәһасез тәҗрибә, алар аны мәңгегә истә калдырачак.

Концерт искиткеч, дәртле булды. Балалар төрле күңелле биюләр биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, уен коралларында уйнадылар, татар җырларын җырладылар, гимнастик биюләр башкардылар. Тамашачылар яшь артистларыбызны көчле алкышларга күмделәр.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев