«Тимерхан»ның уңышлары
Район яңалыклары

«Тимерхан»ның уңышлары

14-21 апрелендә Салават шәһәрендә 2011-2012 елгы егетләр командалары арасында «Алтын алка» Бөтенроссия яшь хоккейчылар ярышлары узды.

  Ярышларга Белгород, Ульяновск, Түбән Новгород, Пенза, Мурманск, Самара, Оренбург, Чуаш өлкәләреннән һәм Ямал-Ненец, Мордовия , Марий-Эл, Башкортостан Республикаларыннан  16 команда катнашты.

  Саба муниципаль районының «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр бик яхшы әзерлек күрсәттеләр. Финал уеннарында  «Тимерхан» командасы мактаулы 2 урынны яулады. Команданың иң яхшы уенчысы дип Ренас Әхтәмҗанов танылды. Афәрин!

 


Нет комментариев