Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тиздән Сабада туган якны өйрәнү музее ачылачак

Күңелле яңалыклар

  Район үзәк китапханәсендә  капиталь ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, газета укучыларыбыздан  Саба туган якны өйрәнү музее кайда  урнашачак, үз  эшчәнлеген кайчан башлаячак һәм музейга бәйле  башка сораулар еш килә. Аларга җавап алу максатыннан  без  Саба туган якны өйрәнү музее директоры  Рафаэль  Шәмсетдиновка мөрәҗәгать иттек.

–Татарстан  Республикасы милли музееның Саба филиалы 1993 елның  12 маенда эшли башлады. Ул Саба урта мәктәбенең туган якны өйрәнү музеннан бүленеп чыкты һәм шул ук елның 20 сентябрендә район китапханәсенә күчерелде. Музейны оештыру эшендә аның беренче директоры, озак еллар Саба урта мәктәбендә укыткан мәгариф ветераны Рәйсә Сираҗиева зур көч куйды. Рәйсә Бәдретдин кызы озак еллар музей җитәкчесе булып эшләп,  районыбыз тарихын өйрәнүдә үзеннән зур өлеш керткән шәхесләребезнең берсе. 

2021 елда музей яңа биналы булды.  Райондашларыбызга элек   “Татфондбанк” буларак хез­мәт иткән бинада  хәзерге ва­кыт­та  капиталь ремонт  һәм музей эшчәнлеген камилләштерү  эш­лә­ре бара. Моңа кадәр музей   би­ләмәсе кысан булу сәбәпле  барлык  экспонатларны да  тәкъдим итү мөмкинлеге юк иде. Мәйданы 456,7 квадрат метрны  би­ләгән яңа  бинада районыбыз та­рихы белән та­нышырга  бөтен мөмкинлекләр дә булдырылачак.   Агымдагы ел­да  Саба туган якны өйрәнү  му­зее­ның яңа бинасын ачу күздә то­тыла.   Музей экспозициясе  Са­­ба районының үткәне, хәзерге тор­мышы, ки­лә­чәген чагылдырган төп өч өлеш­тән торачак.

Форсаттан файдаланып, райондашларыбыздан музей экспозициясен  тагын да баету, тулыландыру максатыннан төбәгебез тарихын барлау, үткәнебезне киләчәк буыннарга җиткерүдә үз өлешләрен кертүне сорар идек.    Әгәр шәхси архивыгызда тарихи  әһәмияткә ия булган предметлар, районыбыз тарихында  тирән эз калдырган шәхесләр турында рус телендәге  язмалар, фотосурәтләр, оешма-предприятие тарихына кагылышлы материаллар сакланса, Байлар Сабасы, Мәктәп урамы, 35нче йорт адресы буенча һәм шулай ук Saba-museum@mail. ru электрон почтасына юллавыгызны сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев