Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тәкъдимнәр кабул ителә

Саба муниципаль районы Советы­ның район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов рәислегендә үткән чираттагы утырышында районның 2020 елга һәм 2021-2022 елларның план чорына үсеш фаразлары билгеләнде. Депутатлар карамавына дүрт көн тәртибе тәкъдим ителде. Үсеш фаразлары турында доклад белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары- икътисад бүлеге начальнигы Марат Баһманов чыкты.

Ул шулай ук районның 2020 елга һәм 2021-2022 елларның план чорына социаль-икътисадый үсеше стра­тегиясенә кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды. Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Сөнгатов  чыгышыннан   соң депутатлар  2020 елга һәм 2021-2022 елларның  план  чорына Саба  муниципаль районы  бюджетын беренче укылышта расладылар. Утырыш Саба муниципаль районы Уставына кертелгән үзгәрешләр һәм  өстәмәләр проектын раслады. Әлеге проект буенча гавами тыңлаулар  Саба  муниципаль районы башкарма  комитеты бинасының  актлар  залында 2019 елның 9 декабрендә 10 сәгатьтә үткәреләчәк.  Уставтагы үз­гәрешләргә кагылышлы фикерләр һәм тәкъдимнәр район Советына 9 декабрьгә кадәр җибәрелә.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев