Тоткарланучы гаебен таныды
Агымдагы елның 21 ноябрендә Байлар Сабасының Кол Гали урамында юл-патруль хезмәте инспекторы чит ил автомобилен туктата. Нәтиҗәдә....
Йөртүчедә алкоголь куллану билгеләре күзәтелә: авызыннан аракы исе килә, үз-үзен шикле тота. Ул ЮХИДи хезмәткәренең законлы таләбен үтәми, ягъни медицина тикшерүен узу өчен хастаханәгә бармый. Тикшерү барышында аның 2021 елда ук 4 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгәнлеге ачыклана. Әмма ул вакытта машина йөртү таныклыгын хокук саклау органнарына тапшырмый. Теләче районында яшәүче 1990 елгы Шәймәрдановның гаебе барлык процессуаль документлар белән дәлилләнә.
Нәтиҗәдә аңа административ эш КоАПның 12.26нчы статьясы 2 нче бүлеге нигезендә, ягъни машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән хәлдә медицина тикшерүен узудан баш тарткан өчен кузгатылды. Җәмәгать судьясы үзенең гаебен таныган Шәймәрдановка 10 тәүлеккә административ арест җәзасы бирү турында карар чыгарды.
Саба муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев