Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Тояклардан утлар чәчелә": Саба Сабантуендагы ярышта барлыгы 20 ат катнашы [+фото]

Татар булган җирдә ат бар – ат булган җирдә татар бар, дип әйтәләр. Сәгать 11.00 тулуга олысы-кечесе ат чабышы уза торган  ипподром янындагы мәйданга ашыкты.

Иң беренчеләрдән булып  авыл җирлекләренең җигүле атлары керде. Тальян гармун моңнары белән мәйданга кергән  бәйрәмчә бизәлгән  атлар  Сабантуйга тагын да ямь, бизәк өстәде. Нәкъ 12.00 сәгатьтә иганәчеләр ярдәме белән район ветеринария берләшмәсе коллективы оештырган ат чабышлары башланып, бөтен игътибар чабышкыларның күз иярмәс хәрәкәтләренә күчте. Ярышта барлыгы 20 ат катнашып, аларның 12се гади токымлы,  бишесе ярым  чиста токымлы,  өчесе  чиста  токымлы атлар арасында ярышты. Гади чабышкылар  арасында финиш сызыгына беренчеләрдән булып Саба шәһәр җирлегеннән  Әнис Хәйбиевның «Бөркет»е килде. Ярым чиста токымлы атлар арасында Мишә авыл җирлегеннән җайдагы Владимир Михайлов белән  «Бьюти» иң җитезе булып танылды, чиста токымлы   атлар арасында Олы Арташ авыл җирлегеннән Александр Кайковның «Юкатан» кушаматлы аты килде. Чабышкыларның тояк тавышлары йөрәкләрне җилкетте, җанатарлар аларга көч биреп торды.  Иң өлкән  жайдак  Мичән авыл җирлегеннән Хаҗинур Хәйруллинга  61 яшь,  ә иң яшь  жайдак Әнис Хәйбиевка  17  яшь иде.

 

Фоторепортажны МОНДА БАСЫП карый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев